Чистайлылар алиментлар түләү өлешендә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Соңгы ярты елда 16 граждан консультацияләр алды инде.

2 июль көнне ата-аналар алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен чираттагы Бердәм кабул итү көне узды. Кабул итү барышында 4 граждан алимент түләү өлешендә аңлатмалар бирелде, шулай ук Краснодар крае суд приставлары хезмәтенә мөрәҗәгать итү буенча аңлатмалар бирелде.

Кабул итүдә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, суд приставлары хезмәтенең өлкән суд приставы-башкаручы Фәнис Мөхәммәдиев, суд приставлары хезмәтенең суд приставы-башкаручы Эльза Богданова, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Светлана Сударкина, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай муниципаль районы буенча «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International