Быел Җәй балалар күңел ача алачак

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Җәйге каникуллар башлану белән АМУ "Чистай" мәдәният үзәге җәйге чорда күңел ачу чаралары үткәрә.

Җәйге каникуллар вакытында "Чистай" мәдәният үзәге шәһәрнең мәктәп яны лагерьлары белән актив эшли. Июнь аенда шәһәр мәктәпләре укучылары өчен интерактив программалар оештырылды. Балалар бик теләп викториналарда, конкурсларда, ярышларда катнаштылар һәм лаеклы бүләкләр алдылар.

"Чистай" мәдәният үзәге укучыларны җәйге каникуллар вакытында үзләренең күңел ачу мәйданчыкларын карарга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International