Бер көн-ике җиңү!

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

30 июньдә ике күчмә уен узды.

Беренче булып Фортуна(Чистай) һәм Җәлил уйнадылар, анда чистайлылар 1:3 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Яңгыр явуга карамастан, безнең футболчылар характер күрсәттеләр һәм җиңү яуладылар.

2019 елда Футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге кысаларында Чистай "хезмәт" барсны(Зәй) ышанычлы җиңү яулады,көндәшен 2:0 исәбе белән тар-мар итте. Ике башның да авторы-Игорь Сергеев.

Командаларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International