Татарстанда кабат иң яхшы җитәкчене сайлаячаклар

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Конкурста катнашырга теләүчеләр Чистай муниципаль районы территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләре документларны Чистай шәһәре, Бебель урамы, 129 нчы йорт адресы буенча Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлегенә бирә алалар.

2019 елда "Ел җитәкчесе" Республика иҗтимагый конкурсы түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

1. Көндәшлеккә сәләтлелек өчен;

2. Инвестицион активлык өчен;

3. Инновацион эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен;

4. Югары социаль җаваплылык өчен;

5. Кадрлар потенциалын актив үстерү өчен;

6. Кече (урта) бизнес предприятиесе белән уңышлы идарә иткән өчен;

7. Предприятиенең цифрлы трансформация өчен.

Конкурста катнашу өчен документларның оригиналларын үз вакытында 2019 елның 1 октябренә кадәр тапшырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International