Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану кагыйдәләре турында хәбәр итә

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану «пестицидлар һәм агрохимикатлар белән имин эш итү турында»Россия Федерациясе законнары нигезендә гамәлгә ашырыла.

Авыл хуҗалыгы үсемлекләрен эшкәртү өчен пестицидлар куллана торган гражданнар һәм юридик затлар мондый эшкәртелә башлаганчы өч тәүлек алдан язма рәвештә яисә массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкны, ветеринария хезмәтен, гражданнарны һәм эшкәртү урыныннан кимендә җиде чакрым радиуста урнашкан юридик затларны кисәтергә тиеш.

Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы һәм урман үсемлекләрен эшкәртү датасы, аларны эшкәртү ысулы, кулланыла торган пестицидларның токсинлык дәрәҗәсе күрсәтелә. Монда умартачыларның һәм агрономнарның үзара хезмәттәшлеге дә кирәк. Пестицидларның һәр төре инструкциясендә экологик регламент язылган, аны игътибар белән өйрәнергә һәм үтәргә кирәк.

Умартачылар, үз чиратында, шулай ук, чәчүлекләрне химик эшкәртү һәм тискәре нәтиҗәләргә юл куймас өчен, массакүләм мәгълүмат чараларында белдерүләргә зур игътибар бирүләрен, кирәкле чаралар күрүләрен сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International