Авыл җирлекләре башлыкларын тиешле булмаган урыннарда су коенуны тыю турында табличкалар куярга мәҗбүр иттеләр

2019 елның 28 июне, җомга

Агымдагы сораулар буенча киңәшмәдә Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов йөкләмә бирде.

Киңәшмәдә шулай ук балалар ялын оештыру мәсьәләләре дә каралды. Авыл җирлекләре башлыкларына авыл халкының балалары кайда һәм кайчан ял итә ала, шулай ук халыкның кайсы категориясенә аерым контрольгә алырга кирәклеге турында җентекләп сөйләделәр.

Көн тәртибендә икенче булып зиратларны рәсмиләштерү мәсьәләсе торды. Киңәшмәдә яңалыклар һәм стандартлар турында Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Марина Исхакова сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International