Дмитрий Иванов: «бу Безнең тарихыбызның фаҗигале, ачы датасы»

2019 елның 22 июне, шимбә

1941нче елның 22нче июнендә миллионлаган тормышларын алып киткән коточкыч, рәхимсез сугыш башлана. Ул сугыш һәм газаплар белән һәр йортка диярлек бәреп керә. Бу дата илебез халкы өчен хәтер һәм кайгы көне булды.

Ул чордан күп еллар узды, әмма Ватаныбыз өлешенә никадәр авырту һәм сынаулар туры килде, шуны онытмыйк. Ул чыдамлы мөэминнәргә бер кайгы килсә: "Без, әлбәттә, Аллаһ бәндәләре һәм хөкемгә Аллаһуга кайтучыларбыз, шуның өчен Аллаһ биргән казаларга сабыр итебез", – диләр.

Һәр шәһәр, һәр авыл Җиңүгә үз өлешен кертте. Чистайлылар фронтта батырларча сугыштылар. Хатын-кызлар, картлар һәм яшүсмерләр Җиңүгә тылда эшләделәр.

Сугышлардан кайтмаган солдатлар безнең йөрәкләрдә мәңгегә калыр. Сезнең алда баш иябез, тыл хезмәтчәннәре, солдат толлары һәм сугыш чоры балалары. Бу хакта беркайчан да онытмыйк, монда – безнең көч, безнең изге бурычыбыз, сугыш дәһшәтләре кабатланмасын өчен иң ышанычлы өлешебез.

Кадерле ветераннар! Җиңү, батырлык, ныклык һәм каһарманлык, яшәү һәм хезмәт итү, балаларны тыныч күк астында тәрбияләү мөмкинлеге өчен рәхмәт сезгә. Безгә ирек бүләк иткән солдатларга мәңгелек истәлек!

Хөрмәт белән, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International