18 июньдә полициянең дежур бүлегенә ССМП табибыннан аларга медицина ярдәме сорап Чистайның 28 яшьлек кешесе күкрәк читлеге пычак ярасы белән мөрәҗәгать итүе турында хәбәр килде. Ир исерек булган.
Җинаять кылган урында тикшерү-оператив төркем тарафыннан бу көнне ир-атның үз фатирында булганда спиртлы эчемлекләр куллануы, аның белән әтисе арасында ызгыш булуы ачыкланган.
РФ Җинаять кодексының 11нче маддәсе буенча «аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү " буенча җинаять эше кузгатылды»