Бүген Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм «НТЦ-Восток» ҖЧҖ генераль директоры Андрей Доронин арасында "Чистай" АСИҮТта «авиация өчен электротехник эшләнмәләр җитештерү» инвестицион проектын гамәлгә ашыру буенча ниятләр турындагы Килешүгә кул куелды.
Яңа проектка компания 3,5 млн. сум инвестиция кертергә һәм 20дән дә ким булмаган эш урыны булдырырга планлаштыра.