Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Кытай Халык Республикасына килде, анда VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 чараларында катнашты. Чара Хэйлунцзян провинциясенең Харбин шәһәрендә узды. Татарстан Республикасы делегациясе составында Харбинга шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Ак Барс Банк» ГАҖ Идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм башкалар катнашты.