Ярышлар байрагы бөтен дөнья буйлап сәяхәт итә.
Истәлекле көнне-Россия Көне, Чистай һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты флагын каршы ала. Ярышлар байрагы бөтен дөнья буйлап сәяхәт итә, эстафета бөтен Җир шарын узып китте, флагны хәтта Халыкара космик станциядә йөреп, әйләнеш ясап, Татарстан шәһәрләрендә тапшыралар.
Башлык Дмитрий Иванов эстафета узганга күрә, Чистай районы гербын-нашивканы флагка беркетте.
"Бу безнең шәһәр өчен зур дәрәҗә.Дөньякүләм масштабтагы эстафетаны мондый истәлекле бәйрәмгә - Россия көнендә кабул итү бик күңелле! Мин һөнәри осталыкның сайлап алу раундларында катнашкан һәм мактаулы урыннарны алган Чистай студентлары белән бик горурланам. Алар-безнең киләчәгебез!",- дип мөрәҗәгать итте барлык катнашучыларга Дмитрий Алексеевич.
Эстафета инде иртәгә дәвам итә, флагны Нурлатта каршы алачаклар. Ахыр нокта Казан булачак, ә нәкъ менә 2019 елның 22-27 август көннәрендә узачак WorldSkills-2019 һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты ачылу.
Бу темага тулырак материалны "Чистопольские известия" газетасының якын арада чыгаруында укыгыз