Шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү булды

2019 елның 11 июне, сишәмбе

11нче июньдә Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.

Чистайлылар муниципаль район милкенә аренда сораулары буенча район башлыгына килделәр.

Гражданнарны кабул итүдә шулай ук Олы Талкыш авыл җирлеге башлыгы Эдуард Ильин, Чистай муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов һәм Чистай муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International