Чистайда әйләнә-тирә мохитне саклау турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Казан районара табигать саклау прокуратурасының күчмә кабул итү графигы нигезендә, 13.06.2019 сәгать 13дән 14 сәгатькә кадәр Чистай шәһәрендә Татарстан Республикасының Чистай муниципаль районында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү планлаштырылган.

Гражданнарны Казан районара табигать саклау прокуроры вазыйфаларын башкаручы Нәфыйков Илнур Илдус улы кабул итәчәк.

Кабул итүгә алдан язылу 8(843) 590 66 36 телефоны буенча

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International