Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр!
Сезгә КФҮ офисларында «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимы буенча консультацияләр бирелүе, шул исәптән үзмәшгульләр сыйфатында гражданнарны теркәү тәртибе турында хәбәр итәбез.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы 422-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә үзмәшгуль гражданнар өчен «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча экспериментны сынау төбәге арасына керде.
КФҮнең барлык филиалларында урнаштырылган кунак Компьютерларында (моноблокларда) КФҮ хезмәткәрләре мөрәҗәгать итүчеләргә Россия Федераль салым хезмәте сайтында яки «минем салым» мобиль кушымтасы ярдәмендә салым түләүченең шәхси кабинеты аша салым түләүче сыйфатында теркәлү процедурасын узарга ярдәм итәчәк.
Теркәлү процедурасын узу өчен, махсус теркәү формасын тутыру һәм фотога төшерү өчен, үзең белән паспорт алырга кирәк (кәрәзле телефон ярдәмендә).