Кабул итүне Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Гражданнар совет чорында төзелгән корылмаларга милек хокукын рәсмиләштерүдә ярдәм итү, шулай ук автовокзал районындагы бушлыкны төзекләндерү турындагы үтенечләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Муниципаль район башлыгы гражданнарны кабул итүдә катнашкан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимовка, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Марина Исхакова һәм Чистай шәһәре муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе Марат Бибишевка проблемаларны хәл итүдә гражданнарга ярдәм итү турында күрсәтмә бирде.