3 июньнән 12 июньгә кадәр "Легаль булмаган мигрант" оператив-профилактик чараның II этабы үткәрелә

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Россиягә чит ил гражданнары саны елдан-ел арта бара. Берәүләр төзелешләрдә эш эзләүдә, икенчеләре сәүдә белән шөгыльләнә, өченчеләре даими яшәү өчен. Һәм еш кына аларның Россия Федерациясендә булуы һәм хезмәт эшчәнлеге белән шөгыльләнүе законсыз булып кала.

Татарстан Республикасы территориясендә законсыз миграцияне кисәтү һәм булдырмау максаты белән «легаль булмаган мигрант»оператив-профилактик чаралар үткәрелә.

       Әлеге операция вакытында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре миграция законнарын бозуларны ачыклау максатыннан чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның, шулай ук чит ил эшче көчләрен кулланучы оешмаларның һәм предприятиеләрнең яшәү урыннарын тикшерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International