Чистайлылар өчен рәсми яңалыклар

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Сорау алу бүлеге Чистайның 30 яшьлек кешесенә карата "Наркотик матдәләр, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын сату максатыннан башка законсыз рәвештә сатып алу, саклау, ташу, әзерләү, эшкәртү" буенча җинаять эше кузгаткан.

Ул оператив чаралар барышында наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Гомуми массасы 0,51 грамм булган наркотик чарасы тартып алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International