Бүген мөселманнарның иң төп бәйрәмнәренең берсе-Ураза гаете.
Чистайда аны Скарятин бакчасында масштаблы чара белән билгеләделәр. Чистайлыларны һәм шәһәр кунакларын Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, ТР мөфтие киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов котладылар.
Бәйрәм программасы һәркем үзенә кызыксыну белән күңел ачу табсын өчен төзелгән иде. Балалар мастер-класслар үткәрделәр, төрле ярышларда катнаштылар, Сабантуй мәйданчыгында уйнадылар. Конкурсларда җиңү өчен уеннарда билетиклар алдылар, алар бүләкләр белән алмаштылар.
Өлкәннәр өчен пикник зонасы эшләде, анда яшел үләндә тыныч кына урнашып була иде, туган-тумачалары һәм якыннары белән тәмле сыйлар өчен аралашырга, бәйрәм программасы белән хозурланырга мөмкин иде.
Фотога төшәргә яратучылар өчен төрле фотозоннар эшләде.
Һичшиксез, «бампербол» һәм «сумо» уеннары кеше күп йөри торган мәйданчыкка әверелде. Теләүчеләр чиратлар тезелде, ә уен вакытында «тулы»ярыштылар!