Халыкара балаларны яклау көне алдыннан 2нче шәһәр хастаханәсе сырхауханәсендә педиатрия бүлегендә дәваланучы балалар өчен бәйрәм тамашасы булды. Шәһәрнең 2нче хастаханәсе баш табибы Светлана Валерьевна Малагина һәм бүлек мөдире Гүзәл Венер кызы Мифтахова сәламәтлек, бәхет һәм игелек теләп балаларны бәйрәм белән котладылар һәм сәламләделәр.
Аниматорлар бәйрәмне үткәрүдә зур ярдәм күрсәттеләр: 5 нче мәктәп укучылары Юлия Еремеева һәм Альбина Кәримова. Алар кечкенә пациентлар өчен искиткеч бәйрәм кәефе булдырдылар. Бәйрәм программасы күңелле конкурслар, спорт эстафеталары һәм табышмаклар белән викториналар аша узды. Балалар алып баручыларны шатланып каршы алдылар, биеделәр, җырладылар һәм кызыклы табышмаклар чиштеләр.
Тамаша ахырында балаларга һава шарлары бүләк ителде. Бәйрәм бик күңелле үтте, барлык балалар да бик күп уңай эмоцияләр алдылар.