Яшь чистайлылар балаларны яклау көнен бәйрәм итәләр!

2019 елның 2 июне, якшәмбе

Әлеге көнгә багышланган күңелле чара Скарятин паркында узды.

Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм йөзләгән яшь чистайлыларны һәм аларның әти-әниләрен төрле кызыклы һәм мавыктыргыч программага җыйды. Малайлар һәм кызларны әкият геройлары каршы алды.

Тамашачылар өчен балалар бакчалары, мәктәп укучылары катнашында концерт программасы әзерләнгән иде, күңелле бию конкурслары һәм уеннар үткәрелде.

Паркта балалар өчен бик күп уеннар, кызыклы мастер-класслар әзерләнгән иде, анда теләге булган һәркем кызыклы әйберләр ясый алды.

Уку елы дәвамында күп кенә балалар төрле конкурсларда катнаштылар. Җиңүчеләрне сәхнәдә район җитәкчелеге вәкилләре бүләкләде.  Шулай ук «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында балаларга кирәкле канцтоварлар белән портфельләр тапшырылды.

Искиткеч бәйрәм җәйге каникуллар башлануын билгеләп үтте, алар дәвамында паркта күп кенә кызыклы чаралар каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International