Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов Балаларны яклау көне белән котлый

2019 елның 1 июне, шимбә
Бәйрәмегез котлы булсын!
Хөрмәтле Чистай районында яшәүчеләр – олылар һәм балалар!
Халыкара балаларны яклау көне белән иң җылы, эчкерсез котлауларны кабул итегез!
Балалар – тормышыбызның чәчәге. Бу бәйрәм тагын бер кат безгә аларны якларга кирәклеге турында искә төшерә. Балаларның киләчәге олыларга бәйле, ә ул лаеклы булырга тиеш. Без алар өчен эшлибез һәм яшибез, районыбызны үстерәбез һәм төзекләндерәбез, планнар төзибез.
Безнең төп бурычыбыз – улларыбызны һәм кызларыбызны акыллы, белемле, намуслы итеп тәрбияләү. Алар үзләрен ышанычлы канат астында тойсыннар һәм тормышка яхшы старт алсыннар өчен барысын да эшләргә тиешбез.
Безнең районыбызда сәләтле яшьләр: фән олимпиадаларында, төрле музыка конкурсларында, фестивальләрдә һәм спорт ярышларында җиңүчеләр күп. Яшь булуларына карамастан, аларның күбесе безнең районыбызны бөтенроссия һәм халыкара ярышларда уңышлы тәкъдим итәләр.
Безнең балаларыбыз хакына көн саен хезмәт куйганнарның барысына да аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм. Тормышларын үсеп килүче буынны кайгыртуга багышлаган әти-әниләргә, әбиләргә һәм бабайларга рәхмәт белдерәм. Үз гаиләләренә балалар сыендыручы һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр аерым рәхмәт сүзләренә лаек.
Яшь буын алга таба да безне талантлары, укудагы уңышлары, иҗади һәм спорттагы казанышлары белән сөендерсен, безнең тормышыбызны бәхет, шатлык, ышаныч һәм киләчәккә өмет белән тулыландырсын! Һәр йортта балаларның шат тавышлары яңгырасын!
Хөрмәт белән, Чистай муниципаль районы башлыгы Д.А. Иванов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International