Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов Яшь профессионаллар — Worldskills хәрәкәте җиңүчеләре: Г. И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студенты Никита Чернышев ("Ландшафт дизайны" номинациясендә), 1нче гимназия укучылары Сабина Исламова һәм Розалия Гәрәева ("туризм Юниор»номинациясендә) белән очрашты.
Чәй табыны артында җыелучылар ярышлардан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм алган тәҗрибә эшче һөнәрләрнең ни дәрәҗәдә кызыклы булуын аңларга ярдәм итте, һәм яшьләр өчен профессиянең алга таба үсеш перспективаларын ачарга кирәклеге турында сөйләштеләр.
Башлык яшьләрне казанышлары белән котлады, лаеклы нәтиҗәләр өчен рәхмәт белдерде һәм яшьләрне сыйфатлы профессиональ әзерләү тормышның барлык өлкәләрендә дә уртак максат һәм өстенлекле юнәлеш булып тора, дип ассызыклады.
Очрашу ахырында Дмитрий Иванов барлык өч катнашучыга да кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.