Яшь спортчылар, фанатлар, дуслары һәм туганнары яшь боксчы Вячеслав Игнатьев һәм аның тренеры Валерий Шестаковны чын геройлар, көчле алкышлар белән каршы алдылар.
Шушы көннәрдә Анапада 13-14 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында бокс буенча Россия беренчелеге тәмамланды. Ярышларда бөтен Россиядән 300дән артык иң көчле яшүсмер катнашты. Ярышларда тренер Валерий Николаевич җитәкчелегендә Татарстан җыелма командасын "Татнефть олимп" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Вячеслав Игнатьев тәкъдим итте. Ул 90 кг. га кадәр авырлык категориясендә көрәште, бу җиңү аркасында Вячеслав бокс буенча Россия җыелма командасы әгъзасы булды һәм тагын да зуррак ярышларда катнашу мөмкинлегенә ия булды.
«Спортның бу төре белән бер елдан азрак шөгыльләнәм. Тренерым ярдәме белән кыска гына вакыт эчендә шундый югары нәтиҗәләргә ирештем», - ди яшь боксчы.
Аны шулай ук "Татнефть Олимп" спорт мәктәбе директоры Рөстәм Хаматов, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, район Башкарма комитетының спорт бүлеге җитәкчесе Владимир Толоконников һәм ДОСААФ техник мәктәбе начальнигы Әсхәт Дәүләтшин котлады.