Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова эш визиты белән Чистай муниципаль районында булды.
Ул халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә гражданнарны кабул итте. Шәхси кабул итү нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итүчеләргә гамәлдәге законнар кысаларында мәшгульлек һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча тулы җаваплар һәм аңлатмалар бирелде.
Клара Таҗетдинова шулай ук Чистай муниципаль районы буйсынуындагы учреждениеләрнең ведомство карамагындагы хезмәт коллективлары белән очрашты. Очрашудан соң министр урынбасары «Юлдаш " психоневрология интернатында һәм картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды.