Ул бүген, 29нчы майда узды
Чистайда "Коррупциягә каршы көрәш һәм иҗтимагый контроль" темасына фәнни-гамәли конференция узды. Анда мәгариф оешмалары вәкилләре катнашты. Алар арасында укытучылар һәм студентлар да бар. Конференцияне Чистай муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алексей Ефимов ачты. Шулай ук конференциядә катнашучыларны Чистай муниципаль районы башлыгы Д. А. Иванов исеменнән «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов сәламләде. Конференциядә катнашучыларга видеоязма аша В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының (ИЭУП) фәнни эшләр буенча проректоры Бикеев Игорь Измаилович мөрәҗәгать итте, җыелучылар алдында шулай ук шәһәр прокуроры вазыйфаларын башкаручы Анна Кузнецова, район Иҗтимагый советы рәисе Вера Белова-Реутина һәм башкалар чыгыш ясады.
Пленар өлеш тәмамлангач, катнашучылар секцияләр буенча эшне башлап җибәрделәр, анда алар әзерләгән докладлар буенча фикер алыштылар. Коррупция турында студентлар күзлегеннән, сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупцияне кисәтү, судьялар системасы һәм коррупция һәм башкалар турында сөйләштеләр.