Бөтендөнья тәмәке тартудан баш тарту көне алдыннан ел саен 31нче майда үткәрелә торган «Чистай РҮХ» ДАССО сырхауханәсендә «Тәмәкене конфетка алыштыру»традицион акциясе оештырылды.
Чараның төп максаты-сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм тәмәке бәйлелегенең халык арасында таралуын киметүгә ярдәм итү. 2019нчы елның 24нче маенда «Чистай РҮХ» ДАССОның сырхауханәсенең медицина психологы Ольга Баранская Чистай медицина училищесының студент-волонтерлары белән берлектә килүчеләргә Тәмәкене конфетка алыштырырга һәм тәмәке тартудан бер көнгә генә булса да баш тартырга тәкъдим иттеләр. Шулай ук акция чаралар комплексын, аерым алганда: мәгълүмати бюллетеньнәр эшләү һәм брошюралар таратуны да үз эченә алды.
Акция барышында 50 брошюра таратылды. Тәмәке төтененең тирә-юньдәгеләр өчен зыяны һәм тәмәке төтенең нәтиҗәләре турында агитация әңгәмәсенә аерым игътибар бирелде.