Бүген, 26нчы майда, Татарстанның «Бердәм Россия» партиясе алдан тавыш бирү үткәрә. Республика халкы 2019 елның 8 сентябрендә узачак сайлауларда «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеген төзиләр.
Татарстанда «Бердәм Россия» праймеризы ачык модель буенча уза: сайлау участогында да, компьютер артында утырып, республиканың теләсә кайсы сайлаучысы тавыш бирүдә катнаша ала.
Муниципаль район башлыгы иртәнге сәгать 9да Чистай шәһәрендә прописка урыны буенча сайлау участогында булды. Дмитрий Иванов «Бердәм Россия»партиясе әгъзасы булып тора. Ул «Бердәм Россия» не Реаль эшләр партиясе дип атый. Дмитрий Иванов билгеләп үткәнчә, яңа чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары алдында, май указларын үтәүдән башлап, катлаулы бурыч торачак һәм милли проектларны дәвам итеп, республика халкына әлеге вәгъдәне үтәргә кирәк булачак. "Узган сайлауларда бирелгән дүрт йөз вәгъдәнең өч йөздән артыгы бүгенге көндә үтәлде", - дип өстәде башлык.