Россия эшкуарлары көне белән!

2019 елның 26 мае, якшәмбе

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановның котлавы.

26 майда базар икътисадының катлаулы шартларында үз талантларын, сәләтләрен һәм көчләрен куллана торган эшлекле, инициативалы, энергияле һәм талантлы кешеләрнең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.

Русьтә элек-электән эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче кешеләр аерылып тора. Чистай сәүдәгәрләре Шашиннар, Чаллы, Маланьичевлар, Чукашевлар, Уразгильдеев, Камалов һ. б. фамилияләрен ничек искә төшермиләр!

Эшмәкәрлек җәмгыять икътисадый үсешенең аерылгысыз өлешенә, алга таба үсешкә нигез һәм өметкә әйләнде. Районның киләчәге җитди инвестицияләр җәлеп итү перспективалары белән турыдан-туры бәйле.

Үз эше-авыр, әмма мөһим хезмәт. Бизнес өстәмә эш урыннары булдыра, бюджетка салымнар түли, инвестицияләр җәлеп итә, районыбызның һәм анда яшәүчеләрнең социаль тотрыклылыгын тәэмин итүгә өлеш кертә.

Эшмәкәрләр-халыкның иң эшлекле өлеше, үз энергиясе һәм таланты ул. Шунысы куанычлы, күпләрнең социаль проектларда һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашуы, үз эшен яңа идеяләрне һәм программаларны тормышка ашыру белән бергә алып баруы да бик күңелле.

Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезгә стандарт булмаган карарлар, яңа проектлар һәм аларның уңышлы тормышка ашырылуын, ышанычлы партнерлар, уңышлар һәм чәчәк атуын телим!

Хөрмәт белән, Чистай муниципаль районы башлыгы Д.А. Иванов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International