24нче майда Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгының музей-күргәзмә комплексында «Хәтер вахтасы – 2019» хәрби-патриотик эзтабарлар отрядының «Выстрел»Эзләнү Экспедициясе йомгаклары буенча хисап чарасы узды.
Отряд җитәкчесе Дмитрий Юдин Волгоград өлкәсенә чираттагы экспедиция турында сөйләде. 2019 елның 21нче апреленнән 9нчы маена кадәр «Выстрел» хәрби-патриотик эзләнү отряды Волгоград өлкәсенең Городище районы Брзовка авылында Сталинград сугышы урыннарында булды. Отряд быел 30 кешедән торды.
"Бу экспедиция алдагы еллар белән чагыштырганда бик нәтиҗәле булмады, - дип билгеләп үтте Дмитрий Юдин. Әмма бу отрядта гомуми команда кәефен сындыра алмады. Экспедициядә катнашучыларның барысы да үзләрен яхшы күрсәттеләр. Отрядның иң кечкенәләре-Елена Юдина җитәкчелегендә «Выстрел Плюс» патриотик берләшмәсенә йөрүче балалар төп отрядтан бераз соңрак килделәр. Әмма эшкә актив кушылдылар һәм зур горурлык белән өч сугышчының алар катнашында табылуын әйтә алалар».
Эзтабарлар көче белән Кызыл Армиянең 25 сугышчының сөякләре табылган, алар Россошки авылындагы хәрби мемориаль зиратта күмү өчен тапшырылган.
Чарада Чистай муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Равил Мазгутов катнашты. Ул катнашучыларга үзенең яшьлеге һәм тормыш тарихы турында сөйләде, мондый чараларның мөһимлеген билгеләп үтте, шулай ук отрядка фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да уңышлар теләде.
Чара кунаклары өчен күргәзмә оештырылды, аның экспозициясе чираттагы экспедиция белән тулыландырылды.