Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студентлары Милли чемпионат финалында

2019 елның 24 мае, җомга

Казан шәһәрендә "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында "Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia) " VII Милли чемпионаты финалы уза. Бу Россиядә 16 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча яшьләрнең һөнәри ориентациясенә һәм илебез мәгарифе системасына иң яхшы халыкара тәҗрибәләрне кертүгә ярдәм итүче иң масштаблы ярышлар.

Милли чемпионат ярышлары төзелеш өлкәсе, мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре, иҗат һәм дизайн, җитештерү һәм инженерлык технологияләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе, шулай ук транспорт һәм логистика һөнәрләренең алты блогы компетенцияләре буенча уза.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International