Чистай муниципаль районы башлыгы "Ровесник" лагеренда булды

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Май җитте, һәм җәйге сәламәтләндерү лагерьларында ел саен иң зур каникулларга әзерлек эшләре бара. Балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру буенча эш район җитәкчелеге контролендә. Бүген Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов җәйге сәламәтләндерү сезонына әзерлек барышын шәхсән тикшерү өчен "Ровесник" җәйге сәламәтләндерү лагеренда булды.

"Ровесник" лагере 11 июньдә ял итүчеләр сменасын кабул итәчәк. Шәһәр предприятиеләре лагерьны балаларны кабул итүгә әзерләүгә актив кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International