Бүген Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм «АЧИ» ҖЧҖ идарәчесе Сергей Акульчев арасында Чистай моношәһәре территориясендә инвестицион проектны гамәлгә ашыру буенча ниятләр турындагы килешүгә кул куелды.
Яңа проектка компания 1 млрд. сум инвестиция кертергә һәм 250 эш урыны булдырырга планлаштыра. Проектны 2019 елда гамәлгә ашыру планлаштырыла.