2019нчы елның 17нче маенда "Чистай РҮХ" ДАССОның балалар сырхауханәсендә һәм стоматология сырхауханәсендә "Янгын килеп чыкканда эвакуация чараларын оештыру һәм үткәрү, янгынны локальләштерү һәм кешеләрне гамәли эвакуацияләү" дигән янгын-тактик өйрәнүләр узды.
Өйрәнүләр хастаханә персоналының эвакуацион чараларга әзерлеген тикшерү һәм кешеләр күп була торган объектта янгын чыкканны бетерү максаты белән уздырылды. Янгын чыганагы имитацияләнгәннән соң, автоматик янгын сигнализациясе эшли башлады, громкоговоритель, коткару хезмәтләре хәбәр ителде һәм медицина персоналын һәм пациентларны эвакуацияләү башланды. Үткәрелгән көйле янгын-тактик гамәлләр нәтиҗәсендә хастаханә персоналы һәм килүчеләр эвакуацияләнде.
Сәламәтлек саклау учреждениеләре коллективлары үзләренең эшкә сәләтлелеген, оешканлык югары дәрәҗәдә булуын, төрле гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу шартларында бурычларны үтәргә әзер булуларын күрсәттеләр. Әлеге чара системалы рәвештә үткәрелә, апрель аенда өйрәнүләр "Чистай РҮХ" ДАССОның 2нче номерлы Шәһәр хастаханәсе сырхауханәсендә узды.