18 нче май көнне 10 нчы номерлы мәктәп базасында «Сила в детях» Хәйрия фондының «мобиль ярдәм» проектын тормышка ашыру кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга медик-психологик-педагогик юнәлеш белгечләре тарафыннан 58 диагностика һәм консультатив кабул итү үткәрелде. Ата-аналар һәр бала өчен шәхси тернәкләндерү маршрутлары һәм республика үзәгендә тернәкләндерү курсы узарга чакыру алдылар. Бу инде «Сила в детях» Хәйрия фондының Чистай муниципаль районына өченче визиты.
Бу юлы безнең кунаклар Фонд партнеры - «Татарстан – Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова һәм " Казан ачык талантлар университеты 2.0»КБАО белгечләре белән килделәр. Талантлар университеты белгечләре балалар өчен «һөнәрләр атласы»дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрделәр.
Балалар һәм ата-аналар өчен кабул итүләр арасында Чистайның «Тормыш» волонтерлар хәрәкәтенә ярдәм үзәге волонтерлары пластилин һәм башка материаллардан декоратив сабын ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр. Балалар бик теләп волонтерлар белән бергә хәрәкәтле уеннар уйнадылар, бу очрашуда Яхшы эмоциональ кәеф өстәде.
Бер генә ата-ана дә кунакларга, 10нчы мәктәп коллективына, балалар поликлиникасы белгечләренә һәм Чистай муниципаль районы администрациясенә балаларга игътибар иткән өчен ихлас рәхмәт сүзеннән башка китмәде.