Узган атнаның җомга көнендә "Гимнаст" спорт мәктәбендә уку елын ябу тантанасы булды. Әлеге чара бәйрәмчә үтте. Тренерлар коллективы үз тәрбияләнүчеләре белән матур күрсәтмә чыгышлар әзерләгәннәр. Бәйрәмдә елга нәтиҗәләр ясалды. Югары спорт нәтиҗәләре күрсәткән иң яхшы укучылар һәм гомуми физик әзерлек буенча контроль нормативларын "бишле"гә тапшырган укучылар мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Бигрәк тә спорт мәктәбен тәмамлаучылар белән хушлашу дулкынландыргыч булды. Котлау сүзләре һәм теләкләр белән Чистай муниципаль районының спорт бүлеге башлыгы Владимир Толоконников чыгыш ясады.