Бүген "Татарстан - Яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова Чистай шәһәрендә булды. Аны Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, "Татарстан - Яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Чистай территориаль бүлеге җитәкчесе һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова озатып йөрде.