Чистайда май атлетика эстафетасы узды

2019 елның 18 мае, шимбә

Бүген "Татнефть-Олимп" стадионында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган традицион май эстафетасы узды.

Ярышларда катнашучыларны "Чистай шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов сәламләде. Ул мондый спорт чараларын үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм барысына да уңышлар теләде.

Йөгерештә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар, мәктәп, урта махсус уку йортлары, югары уку йортлары укучылары, предприятие һәм оешма коллективлары вәкилләре катнашты.

Теләге булганнарга шулай ук җиңел атлетика буенча ГТО нормаларын тапшыру мөмкинлеге бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International