Бүген Чистай муниципаль районы видеоконференция режимында республика киңәшмәсендә катнашты. Аны атна саен Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов үткәрә.
Гадәттәгечә, видеоконференция кысаларында Татарстан Республикасында агросәнәгать комплексы мәсьәләләре турында фикер алышалар. Моннан тыш, көн тәртибенә торак төзелеше һәм социаль билгеләнештәге объектлар төзелеше, Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру кебек мәсьәләләр куелган иде. Киңәшмәдә торак пунктларның территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрү турында да искәрттеләр.