2019нчы елда «Парклар маршы-2019» Халыкара табигатьне саклау акциясе кысаларында Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты «Кызыл китап битләре»исемле сәнгать балалар конкурсын игълан итте. Шуның белән бәйле рәвештә, «Чиста болыннар» дәүләт табигать заказнигы 2019нчы елның 26нчы мартыннан 26нчы апреленә кадәр әлеге конкурсның муниципаль этабын оештырды, анда ТР Чистай муниципаль районының мәктәпкәчә һәм белем бирү учреждениеләре катнашты.