Чистай РҮХ сырхауханәсенең хезмәткәрләре һәм Чистай медицина училищесы активистлары «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар

2019 елның 17 мае, җомга

2019нчы елның 15нче маенда «Чистай РҮХ» ДАССОның сырхауханәсенең белгечләре Чистай медицина училищесының волонтерлар-медиклары белән бергә Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланган «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе чикләрендә чара уздырдылар.

Студентлар Чистай шәһәре халкына «ВИЧ/СПИД. Сәламәтлек сайла» һәм СПИДка каршы көрәш һәм ВИЧ-инфекцияле кешеләр белән бердәмлек символы - кызыл тасмалар.

 - Әлеге еллык чараның максаты булып ВИЧ-йогышы мәсьәләләре буенча гражданнарның мәгълүматлы булуын арттыру, халыкның төп төркемнәрендә ВИЧ-инфекцияне профилактикалау, ВИЧ-йогышына медицина тикшерүе уздыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау тора, - дип сөйләде «Чистай РҮХ» ДАССОның медицина психологы Ольга Баранская.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International