Игътибар! Балалар товарлары һәм балалар ялының сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ачылды

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Җәйге каникуллар алдыннан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлеге 2019нчы елның 20нче маеннан 3нче июненә кадәрге чорда балалар товарлары һәм балалар ялының сыйфаты һәм иминлеге, шулай ук әлеге категориядәге товарлар һәм эшчәнлек төренә карата гамәлдәге норматив гигиена таләпләре мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр оештырылачак.

Халыктан шалтыратулар кабул ителәчәк:

- кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә 8-8005554943 телефоны буенча тәүлек буе эшли торган режимда;

-Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлегендә 551-50 телефоны буенча: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр; җомга: 09.00 дән 14.45 кә кадәр, 12.00 дән 13.00 гә кадәр тәнәфес.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International