Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Чистай районында булды

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренең барышы белән танышу өчен Чистай муниципаль районында булды. Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов белән бергә ул район кырларын очып узды. Аннары хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашу Каргалы авыл җирлеге кырында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International