Георгий тасмасы соңгы елларда Россия чынбарлыгы символларының берсе булып тора. Кара-кызгылт сары төстәге бу тасманы Бөек Ватан сугышында Җиңү көненең төп атрибутларыннан берсе – безнең илдә иң хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе булып тора.
6нчы май көнне «Чистай картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш» та яшь инвалидлар арасында яшь инвалидлар арасында тәрбияче Людмила Җамалетдинова канзаши техникасында Георгий тасмасын кулланып брошь ясау буенча мастер-класс оештырды.
Мастер-класстан соң яшь инвалидлар интернат-йортта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, Хәбибуллина Фәһимә Габдрахман кызына, Ширшова Надежда Иван кызына, Баһавиева Миңесафия Миңнегәрәй кызына брошка тапшырдылар. Ветераннарга Бөек Җиңү бүләк иткән өчен рәхмәт әйттеләр.