Чистайда республика юстиция министры булды

2019 елның 1 мае, чәршәмбе

Чистайга ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин килде.

Кичә ул гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде, анда шулай ук Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов та катнашты. Ә бүген Скарятин бакчасында 1нче май көненә багышланган бәйрәм программасы узды.

Аны Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов озатып йөрде. Рөстәм Заһидуллин тематик мәйданчыкларны карап чыкты, чистайлылар белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International