«Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» белгечләре 2 нче гимназия укучылары белән берлектә «Язгы игелек атнасы» кысаларында 2019 елның 30 апрелендә «Бер тамашачы өчен концерт» акциясе оештырдылар. Мини-концерт социаль хезмәт алучы Бөек Ватан сугышы ветераны өендә үткәрелде, анда балалар хәрби темага җырлар һәм шигырьләр башкардылар. Чәй табыны артында балалар зур теләк һәм кызыксыну белән әңгәмә оештырдылар, катлаулы сугыш еллары турында сораулар бирделәр. Мондый акцияләр өлкән яшьтәге кешеләргә үзләрен ялгыз хис итмәскә ярдәм итә, аларның кәефен күтәрә һәм бәйрәм атмосферасы тудыра.