“Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр “Ватанны саклаучылар” хөрмәтенә төзелгән Җиңү почмагына сәяхәт кылдылар

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Буген, 30 апрель көнне, “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясен йомгаклап һәм Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан, “Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче өлкән яшьтәге социаль хезмәтләрдән файдаланучылар, Чистай  шәһәренең “Скарятин паркын”да урнашкан “Ватанны саклаучылар” хөрмәтенә төзелгән җиңү почмагына сәяхәт кылып кайттылар. 

Чараның максаты:  Русия тарихының, Бөек Ватан сугышы елларының иң мөhим вакыйгалары белән бәйле көннәрне искә төшерү  hәм  батыр – ветераннарга карата ихтирам хисе үстерү иде.

Әлеге паркта Бөек Ватан сугышы дәверендәге хәрби техника күргәзмәсе урнашкан. Монда танклар, броньлаштырылган хәрби күзәтү-диерсион машинасы, хәбри десант машиналары, танкларга каршы артиллерия туплары, үзйөрешле артиллерик җайланмалары техника күрсәтелгән.

Сәяхәтне оештыручы интернат-йорт специалистлары Людмила Замалетдинова белән Альбина Сираева чарада катнашучыларга паркның килеп чыгу вакыты, әлеге техникаларның үзенчәлекләре һәм сугыш елларында бу техника бәрабәренә ирешелгән батырлыклар турында аңлатып үттеләр.

Экскурсия һәр сәяхәтчегә патриотик бәйрәм рухы өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International