Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов атна саен сишәмбе көнне гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итә. Бүген Чистай муниципаль районында яшәүче 6 кеше район башлыгына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Гражданнарны кабул итүдә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимов, «Чистай дәүләт музей-тыюлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе вәкиле һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты.

Торак, шулай ук Шәһәрне төзекләндерү мәсьәләләре каралды. Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International