Бүген Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов «Татарстан Республикасының авыл җирлегендә кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары " темасына киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәгә авыл җирлекләре башлыклары, КФХ җитәкчеләре, бизнес инкубатор җитәкчесе Вадим Мясников һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең ПМО консультанты Нәкиб Шәрәпов һәм ат үрчетү белән шөгыльләнүче авыл кешеләре чакырылган иде.
Чарада катнашучыларга авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кооперативларына берләшүнең өстенлекләре һәм авылда кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләделәр.