Бүген Чистай шәһәрендә Татарстан Республикасының Чистай муниципаль районы һәм Ленинград өлкәсенең Выборг районы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм Выборг районы башлыгы Геннадий Орлов кул куйды.
Ленинград өлкәсенең Выборг районы делегациясе, Геннадий Орлов җитәкчелегендәге муниципаль берәмлекләр җитәкчеләреннән торган, 25 апрельдән алып 28 апрельгә кадәр Татарстан Республикасына визит белән килде. Имзалау тантанасында шулай ук Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле Ренат Вәлиуллин да катнашты.
Эшлекле сәфәрнең төп максаты - Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең алдынгы эш тәҗрибәсен өйрәнү һәм Татарстан Республикасы Чистай районының икътисадый, туристик һәм мәдәни потенциалы белән танышу.
Программа кысаларында, Чистай муниципаль районында делегация шәһәр музейларында, «Бетар» ПКФ, «Мебельная фабрика» ТОСларында булды һәм Чистай муниципаль районы территориясендә ТОСЭР оештыру белән танышты. Кунаклар өчен «Ак Кремль " сыра кайнату заводына экскурсия оештырылды. Чистай муниципаль районы күргәзмәләр һәм экскурсияләр оештыручыларга рәхмәт белдерә.