Бүген Гаделша авыл җирлегендә татар халкының шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле янында Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган "Туган тел бәйрәме"узды. Чарада Гаделша балалар бакчасы, Гаделша урта мәктәбе, Гаделша Мәдәният йорты, Гаделша авыл китапханәсе катнашты. Бәйрәмдә шагыйрьнең шигырьләре, әкиятләре һәм җырлары яңгырады.